Понедельник, 29.04.2024, 10:16

Миякинская детская модельная библиотека

    

Меню сайта
Программы
Виртуальная служба
Краеведение
Мир детства лучший
Мамочкам и папам
О защите детей
Категории раздела
Мои файлы [21]
Наш баннер
Центр
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 31
Статистика

Онлайн всего: 7
Гостей: 1
Пользователей: 6
rusanibragimov5, liliaamaeva18, Шаха, abdullinafaagul80, idahas, gafurovar6161
Форма входа
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Wi-fi -зона
Внимание конкурс!
Конкурс
Наши книголюбы
ПРОкультура Анонс
Герои-ЗЕМЛЯКИ
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Главная » Файлы » Мои файлы

    К 105- летию со дня рождения Мусы Джалиля
    06.04.2012, 10:06
    Өзелган җыр эзеннeн. 1 нче бит

    Сөекле шагиребез, татар халкыныn батыр улы Муса Җeлилгe февраль аеныn 15-нче числосында 105 яшь тулган булыр иде. Ул илдe генe тyгел дөнья кyлeмендe билдeле шeхес.Чөнки Җeлилнеn Боек Ватан сугышында кyрсeткen батырлыгы аеруча yзенчeлекле, ул иn югары дeрeҗeдeге хeрби каhарманлык белeн бергe, иn зур талант иялeре генe кyрсeтe ала торган шигъри батырлык та eшлeде. Бөтен дөнья халкын сокландырган фидакарь, куркусыз батыр, чын кешелекле кешелeрнеn берсе Муса Җeлилгe Илебез, совет хөкyмeте Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты дигeн югары исемнeр бирде.

    Әлбeттe,бyген шагырьнеn тормыш юлын, иҗадын белмeгeн кеше юк тыр безнеn арада. Шулай да бyгет, аnа 105 яшь тулган көннeрдe, аныn сокландыргыч тормыш юлына кyз салып чыгуы, аныn шигырьлeрен, җырларын тыnлап рухи кeнeгатлeнy кичерy артык булмастыр диеп шушы кичeгe җыелырга булдык.

    Җeлил heм жeлилчелэр батырлыгыныn бер ягы аеруча сокландыра. Фашизмныn нeкъ өнендe, Берлин heм аныn тирeлeрендe, ягъни немец теленнeн башка теллeр «варварлар» теле дип игълан ителгeн heм кагый тыелган урыннарда, тоткынлыкта, алар антифашистик прапаганданы, Ватанга бирелгeнлек идеяларын турыдан – туры eсирлeрнеn туган теллeрендe алып барды. Муса Geлил yзенеn eсирлектeге бөтен шигырен, шул исeптeн фашизмга ачы нeфрeт шигырьлeрен дe туган телендe татар телендe язды heм eсирлeр арасында таратты. Heм ул шигырьлeр нeкъ менe eсирлeрнеn туган теллeрендe гаять көчле идеологик коралга eвверелде. Geлил heм җeлилчелeрнеn яшерен антифашистик оешма эшен yз туган теллeрендe тормышка ашыра алулары Милли политиканыn тиндeшсез җиnyенe eверелде Муса Geлилнеn Берлинда,төрмe камераларында конвойлардан яшереп язылган шигырьлeрен бyгел дөньяныn heр почмагында yз теллeренe тeрҗемe итеп укыйлар.

    Geлил исеме кyпмиллeтле дөнья eдэбиятында гына тyгел, e халык тормышыныn бөтен өлкeлeрендe, иn тирeн катлауларында киn таралган. Аныn исеме белeн хаттe көтелмeгeн урыннарда да очрашырга мөмкин. Мeсeлeн Антрактидадагы бер биек тау аныn исемен йөретe. Безнеn сeяхeтчелeр дөньяда беренчелeр булып бу тауга аяк баскач, аnа Муса Geлил исемен бирeлeр.

    Балкып узган гомер. 2нче бит

    Татар халкыныn бөек шагире Муса Geлил 1906 елныn февраль аенда элекке Оренбург губернасыныn Мостафа авылында, ярлы крестьян семьясында туа.

    Муса 6 яше тулмастан мeдрeсeгe йөри башлый,ул вакытта авыл хeлфeсе Габдулла «Йөреп торсын, yзе туйгач ташлар eле» - диеп eйтсe дe, Муса , кече яшьтe булуына краамастан бик тырыш, зирeк, шук бала булып чыга. 6 яшьлек шeкерттeн ниндидер бер бeйрeмдe мулланын рөхсeте белэн ( e 11яшьтeн өстe булган шeкертлeргe генe чыгыш ясарга рөхсeт ителгeн булган) шыгырым тулы мeчеттe «Тeбeрeкне» яттан укыган. Һeм шул вакытта ук «yзе heфтияктeн» дe бeлeкeй булган шeкертнеn халык алдында чыгыш ясаулары, аныn алдагы тормышы өчен eзсез yтмeгeндер.Кече яшьтeн yк җырга, музыкага, рeсемгe сeлатлеген кyрсeткэн. Сигез яшендe солдат хатыннары өчен yз җырларын кушып фронтка ( I – империалистик сугыш) хатлар язган, тугыз яшендe инде yзенеn шигырьлeрен дeфтeрлeргэ терки башлаган, 13 яшендe беренче язмалары матбугатта иглан ителгэн, 1916-елда Муса yзе китапханe төзергe уйлады, шул максат белeн ул yзе шигырьлeр eкиятлeр чыгара башлый, лeкин аныn китапханeсендe 5 китаптан артык китап жыела алмый, куярга урыны булмау сeбeпле соnырак Муса yзе кечкенe булса да өйдeге сeкелeрен сeхнe ясап балалар белeн төрле спектакльлар куя башлый, костюмнарны кeгаздeн yзлeре эшлeп киеп чыгыш ясый торган булалар. Шулай итеп кече яшьтeн yк Муса Җeмeгать эшлeренеn yзeгендe була. 14 яшендe Муса Мостафа авылында пионерлар хeрeкeтенеn беренче яралгыларыннан берсе булган «Kызыл чeчeк» исемле балалар оешмасы төзи. Kичeлeр, җыелышлар, спектакльлар оештыра, язма газет heм журналлар оештыра, соnырак « Кызыл чeчeк» исемен «Кызыл йолдоз» балалар тyгeрeге диеп атый башлыйлар, heм бу балалар тyгeрeге соnыннан шул пионер отрядыныn беренче башлангычы булып китe. 1920 елда Муса Мостафа авылында комсомол ячейкасы оештырып аныn секретаре hэм комсомолныn волость комитеты члены булып эшли,аннары ул Оренбургка барып хeрби-сeяси курсларга укырга керe,өлкeн яшьтeге курсантлар белeн бергe шeheрдe каравыл хезмeтен yти, 15 яше тулганда ул коммунистлар отряды сафрына, кулына корал тотып ак бандаларга каршы сугыша. Шул ук вакытта ул ныклап иҗади эш белeн дe шөгеллeнe башлый: революцион романтика белeн сугарылган, Кызыл Армиянеn героик көрeшенe багышлаган шигырьлeр яза, бу чорда ул Оренбургтагы Халык мeгeрифе институтында укып йөри, eммe аны бу уку гына канeгeтлeндерми, 1922 елда ул, Казанга килеп татар рабфагына укырга керe. Казанда укыган дeверендe ул Hади Такташ, Кави Нeҗми, Гадель Кутуй кебек кyренекле татар шагилeре белeн таныша, eдeби тyгeрeрeклeргe heм оешмаларга йөри, бу вакытта ул бик кyп яза, eсeрлeрен ул матбугатта да чыгыра башлый. Шушы елларда ул «Ленин туды» исемле атаклы шигырен «Авыру комсомолец» кебек поэмасын, шулай ук «Бибкeй кыз», «Каз канаты» исемле пьесаларын яза, шулай итеп 17 яшендe Муса инде зур шагыйрь буларак танылып өлгерe 1927 елда укуын тагын да камиллeштерy телeге белeн Мeскey университетыныn eдeбият бyлегенe укырга керe, бу вакытта инде ул коммунистлар партиясе сафында була, аны татар телендe чыга торган «Кечкенe иптeшлeр» «Октябрь баласы» балалар журналыныn редакторы итеп тeгаенлилeр heм Муса Мeскeyдeге рус язучыларыn да редакция тирeсенe җeлеп итеп яшь язучылар активын туплау буенча зур эш башкара, югары белем алгач Җeлил киn иҗат мeйданына чыга.Сугышка чаклы ук инде Муса киn танылган популяр шагирьгe eйлeнгeн була. Аныn шигырьлeренe, җырларына, поeмаларына,балалар өчен язылган eсeрлeрен heм опера өчен либретталарына укучылар heм тeнкыйтчелeр югары бeя бирeлeр. Сугыш башланыр алдыннан Җeлил «Хат ташучы» (1938) дигeн лирик поэмасын бастыра, «Ильдар» операсыныn либреттосын тeмамлый, кyп кенe яnа eсeрлeр өстендe эшли. Аныn либреттасына Нeҗип Gиhанов язган «Алтынчeч» операсы eлегe хeтле татар театры сeхнeсендэ генe тyгел, бeлки илебезнеn башка опера театрлары сeхнeлeреннeн дe төшми.Илебезгe фашистлар германиясенеn хыянeтчел hөҗyме шағирьнеn иҗат планнарын җимерe.Сугыш башланганныn икенче көнендe, 1941 елныn 23 июнендe ул фронтка җибeрyлeрен yтенеп, военкоматка гариза илтe. Көтегез, сезнеn елгарныn чираты килеп җиткeч чакыртырбыз – диде талчыккан йөзле яшь кенe лейтенант Военкоматтан соn Муса туп-туры опера heм балет театрына китe .Анда «Алтычeчнеn премьерасына eзерлек бара иде .«Ил язмышы кыл өстендe торганда кирe ге бармы икeн моныn»-диеп уйлады ул.Директор Мусаныn фронтка китeргe телeп гариза биргeнен белгeч «аh» итте. -Син нeрсe акылдан яздыnмы eллe? Премьерага санаулы гына көннeр калып бара лабаса! Ул спектакльне кем эшлeп бетерер? Һeм ул Мусага бронь юллап бирeчeген eйтте.

    - Минем бронь артына ышыкланып ятасы килми. Илнеn бeйсезлеге өчен көрeш барганда броньга ышыкланып ята алмыйм диеп, 13 июльдe хeрби форма кия.

    Мусаныn кем икeнен белмичe аны, Татарстанда оешкан артиллерия полкына «атлы разведчик» ягъни ат җигеп йөрyче итеп җибeрeлeр.

    Шул көннeрдe Казанда «Алтынчeч» операсыныn премьерасы була. Муса, ул чакта eле Казан тирeсендe генe булса да, yз либреттосы буенча куелган беренче спектакльне кyрергe бик телeсe дe, командираан рөхсeт сорарга ояла, yзенеn язучы икeнлеген eйтеп, башкалардан арылып торасы килми. Лeкин язмыш аnа бу мeсeлeдe yзе ярдeм итe.

    Муса хезмeт итe торган частьныn командиры музыканы бик ярата икeн, командир «алтынчeч» премьерасына бара. Спектакль аnа бик ошый. Тамашачылар кул – чаба-чаба, музыка авторы белeн либретто авторын сeхнeгe чакыралар, лeкин либреттоныныn авторы булмау сeбeпле сeхнeгe чыгучы юк. Шул чакта бу командир янындагы тамашачы либреттоныn авторы Муса Җeлил иекэнен eйтe. Командирга барсы да ачыклана. Икенче көнне командир увальнительный биреп Мусаны yзнеn либреттосын карарга җибeргe. Шулай итеп Муса yзенеn беренче heм соnгы либреттосын хeрби киемдe, артиллерия полкыныn рядовой солдаты буларак карый.«Спектакль азагында авторларны кат-кат сeхнeгe чакыралар. Муса кыяр -кыймас кына чыгып оялып кына тамашачыларга баш Ия. Соnыннан «Алтынчeч» либреттосы СССР Дeyлeт премиясенe лаек була, лeкин Муса бу хакта белми инде.

    Бу спектакльдан соn аны полк командиры театр директоры heм башка иптeшлeре кyпме генe угетлeсeлeр дe армиядан азат итeргe. «Аныn сyзе бер була, ул бу тeкъдимнeн катгый рeвештe баш тарта: « Мин бит шагыйрь-кешелeрне көрeшкe рухландыра торган шигырьлeр язарга тиешле кеше. Үзем тылда калып, ничек итеп башкаларны ил сакларга чакырып ята алам. Минем урыным сугышчылар арасында»- ди.

    Аны политхезмeткeрлeр курсына укырга җибeрeлeр, курсларны тамамлагач аnа политрук чины бирелe, аны тиз генe фронтка җибeрмилeр, резервка калдыралар, ул Уфада татар-башкорт частьлары оештырыла диеп ишетe, бeлки аны шул оештырулы частька җибeрерлeр дe иде, лeкин ул тизерeк фронтка омтыла heм ул:

    «Kалeмемне салдым юл сумкама.

    Автоматым тактым, аркама,-

    Фашистларга каршы пуля heм җыр.

    Бил каешымда бергe саклана.

    -Әйдe, жырым , безгe вакыт җитте,

    сугыш кырын айкап yтeргe,

    - Kара җанын тетеп фашизмныn yлeксeсен ташлыйк этлeргe,

    - Әйдe җырым, батыр җиny дeртен.

    Алып керик ялкын эченe,

    Мин калмасам җирдe син калырсыn .

    Һeйкeл булып yлмeс эшемe! дип иn каты сугышларныn берсе, Волхов фронтына китe. Бу чорда Чулпанга «Хуш акыллым» дигeн шигырьлeрен иҗат итe. Муса Geлил «Отвага» дигeн фронт газетасында хeрби корреспондент булып хезмeт итe. Аныn поход сумкасында heр вакыт таушалган калын дeфтeр йөрер булган. Дусты Гази Кашшафка (Башкортостан Туймазы егете) язган хатында мондый юллар сакланган… «Мин хeзер чын сугышган шартларда, алгы сызыкларда еш булам. Кулымда автомат белeн кeлeм : бер yк вакытта сугышырга да язарга да кирeк…»-дигeн юллар бар. Һeм шундый шигырьлeр иҗат итe «Кыз леме», «Әз», «Төш» h. (берeр шигырнын укып кyрсeтергe) 1942 елны 26 июнендe Муса Geлил бер группа сугышчылар белeн чолганыштан чыгарга тырышып карый, лeкин алар барган машина минага элeгеп шартлый, сугышчан иптeшлeренеn кyбесе yлe, e Муса авыр яраланып бер төркем совет содатлары белeн фашистларга eсирлеккe. Элeгe нык кайгыра, yзен Ватан алдында гаепле санный, heм туган иленe мөрҗeгeть итеп шушындый юлларны яза ( «Кичер илем»).

    «Кичер мине илем, синеn бөек

    Исемеn белeн килеп сугышка

    Данлы yлем белeн yлe алмадым

    Бу тeнемне соnгы сулышта!

    Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

    Соnгы сyздeн кинeт баш тартты

    Богау салды дошман кулларыма

    Һeм хурлыклы юлдан атлатты».

    диеп кyз яшьлeре аша ачынып язды ул ошман кулына элeккeч.

    Лeкин бу юл yзе язганча хурлыклы Юл булмый, e yлемсезлеуккe юл була.Ә бу юл озынмы ?Моны төрлеe yлчeргe була. Фаҗигалы Волх ов вакыйгасыннан алып гильотинага кадeр санасаn 791 көн!

    791 көн ул eсирлектe яши .Муса Geлилнеn фашистлар кулында eсирлектe yткeргeн 791 көне безгe «Маобит дeфтeрлeре» булып кайтты. Дeфтeрлeрнеn берсен безнеn якташыбыз, сугыштан соn Уфада яшeгeн Нигьмат Терегулов Казанга илтеп тапшыра , икенчесен Бельгия гражданины, Муса Җeлил белeн бергe eсирлектe булган Андре Тиммерманс алып кайтып Совет посольствосына тапшыра. Муса Geлилнеn «Маобит дeфтeрлeрен» укыйсыn да таn каласыn . Нинди зур ихтыяр көче кирeк шушы 94 шигырь – геройны язарга. Бу шигырьлeр шагирь тормышныn 94 бyлеге, алр бeлки кyберeклeрдер дe. Ул кyпме шигырен уенда язып йөреткeн, кyпме шигыре теркeлмичe юкка чыккан, кyпме шигырен язар өчен кечкенe генe кeлам кисeге белeн дeфтeр бите табылмаган. Аныn шушы шигырлeрен укып без шагирьдe кyпме көч, кyпме тормышны яратуын, тормышка дeртен кyрeбез. Бу шигырьлeр кyпме тормыш маҗаралары, драматик Вакыйгалар, yч heм нeфрeт ялкыны, мөхeббeт heм гуманизм кайнарлыгы белeн сугарылган.

    Бу дeфтeрлeрне Муса Geлил фашист палачлары аны yлем җeзасына хөкем иткeннeн соn (380 көн yтe yлем җeзасына хщкем иткeнче yзлeренe eйткeннэн соn тоткыннарныn)., yз куллары белeн тегеп, аяк – куллары богауланган хeлдe, таш идeнле салкын төрмe базында иҗат итте. (берничe шигырен укып ишеттерергe).

    Сугыш башланганда «кыргый азиатларны» (рус халкын) еврейлар белeн беррeттeн кырып бетерy, Идел-Урал арасындагы уnдырышлы бай җирлeрне колонияга eйлeндереп халкын кол итy ниeте белeн янган гитлерчылар, Сталинградта җиnелгeннeн соn башкачарак тонда сайрый башлыйлар, чөнки аларга сугышчылар җитешми, хeрби eсирлeрне yз иллeренe каршы сугышта файдалаырга план кора башлыйлар.

    1942 елныn башында,ашыгыч рeвештe төрле Милли легионнар төзелe башлый. Урта Азия, Дагестан, грузин, eрмeн миллeтлeреннeн хeрби легионнар оештырыла. Ак имигрантлар тeкдиме белeн татар, башкорт, мордва, удмурт, чуваш, мари миллeтлeрен берлeштергeн «Идел-Урал» легионы төзy турындангы приказга Гитлер 1942 елныn августында кул куя, heм бу легионныn (булачак Идел-Урал легионы) президенты итеп Алмаз Шерeфи дигeн ак иммигрант билдeлeнe heм eсирлeр арасында агитация эше башлана. Мусалар оештырган яшерен оешма башта легионга язылмаска , немец формасы кигeнче yлемеn артык дигeн карар чыгарса, кyп уйлый торгач, дошманга каршы yз киемен киеп, yз коралы белeн, yз өннeрендe көрeшергe, ачлыктан heм тифтан төрмe баландасы eчеп мeгнeсез yлгeнче, солдатларча yлy хeерлeк булыр дигeн нeтиҗeгe килe.

    Легионнарны оештыру өчен комитетлар төзелe. Бу комитетка гадeттe аnлы кешелeр укытучылар, врачлар, инженерлар җeлеп ителe. Мусага бу комитет культура масса эшен йөклeтe. Муса талантлы эсирлeрдeн концерт бригадалары оештыра heм төрле лагерлар буйлап концертлар куеп йөрилeр «бу чорда яшерен оешмачылар төрлечe антифашистик пропганда алып баралар, eсирлeр арасында кулдан язылган листовкалар тараталар, кулга корал алырга, тeнгe eзерeк көч туплап, җае чыккан саен я качып yзебезнекелeр ягына чыгарга, я партизан отрядларына кушылырга тэкдим итeлeр. Оешманыn эше нeтиҗeсез калмый 1943 елныn 23 февралендe меn кешедeн торган 1 нче батальон легионерлары 70 лeп немец офицерын юк итеп Беларусь партизаннарына кушыла яшерен оешма 1943 елныn 14 нче августында легионерларныn гомуми восстаниесен eзерлey турында карар чыгара. Лeкин алар бу eшлeрен тормышка ашыра алмый калалар, сатлыкҗан Мeхмyт Җамалетдинов дигeн кеше листовкаларны дошман кулына тапшыра, донос яза heм яшерен оешманыn җитeкчелeре кулга алынып, гестапо кулына тапшырыла, бу 1943 елныn августы була яшерен оешманыn җитeчесе Гайнан Кормыш, идея җитeкчесе Муса Geлил була. Дрездендагы икенче империя суды 1944 елныn 12 февралендe yлем карарын чыгара «җeлилчелeрнет барсы да «Бөек Германияга каршы яшерен антифашистик eш алып барган өчен «башларын кисyгe хөкем ителeлeр» («Мeхкyм», «Соnгы хат», «Хөкем алдыннан», «Төрмeдe төш»). Гомеренеn соnгы көннeренe чаклы Муса тез чyкли тезлeнми фашистлар алдында, маобит төрмeсенеn таш капчыганда, аяк –куллары богауланган, лeкин рухы сынмагаг Муса көрeшен туктатмый,хeзер аныn кулында бердeн-бер корал-сyз калал heм шагыйрь анны ачы нeфрeт белeн дошманныn йөзенe ата:

    - Мин тез чyкмeм, катыйль, синеn алда кол итсen дe тоткын итсen дe

    Кирeк икeн yлeм аяк yрe балта белeн башым киссen дe.

    - Меnен тyгел, бары йөзен генe

    Юк итeлдем синеn сыnарныn

    Һeм халкымнан, кайткач, шуныn өчен

    Мин тезлeнеп гафу сорармын».

    Маобитта Мусаныn yзен җазалаучыларга каршы көрeше Чехословакиянеn Милли герое Юлиус Фучикныn батырлыгына тиn. Gазалауларга, газаплауга дучар ителгeн, лeкин «кырык yлем» куркынычы алдында да баш имeгeн татар шагыйре, Фучик кебек yк yзенеn репортажын палач балтасы» астында алып бара.

    1944 елныn 25 августын иртeсендe Муса Geлилне heм аныn курку белмeс көрeштeшлeрен Шпандау төрмeсеннeн алып китеп Плетцензее төрмeсендe җeзалап yтерeлeр. Бу канлы фаҗиганы раслый торган 11 таныклык, көрeшгелeрне җeзалау процессы 1944 елныn 25 августында Плетцензее төрмeсендe 12 сeгать 06 минутта башлануын кyрсeтe. Oч минут саен бер көрeшченеn башы киселгeн. Ярты сэгать эчендe 11 җeлилченеn йөрeге тибyдэн тукталган.

    Гайнан Курмашов (укутучы) – 12 сeгать 06 минут

    Фоат Сeйфелмөлеков (бухгалтер) – 12 с. 09 м.

    Абдулла Алиш (язучы) – 12 с. 12 м.

    Фоат Булатов (инженер) 12 с. 15 м.

    Муса Гумеров (Җeлил) (язучы) 12 с. 18 м.

    Гариф Шабаев (финанс хезмeткeре) 12 с. 21 м. (Бeлeбeй районы иске Турай авыл)

    Әхмeт Симаев (журналист) 12 с. 24 м.

    Абдулла Баталов (колхозчы) 12 с. 27 м.

    Зиннeт Хeсeнов (сeyдe хезмeткeре) 12 с. 30 м.

    Әхeт Атнашев 12 с. 33 м.

    Сeлим Бухаров (Бохараев) 12 с. 36 мин (с. Киргиз-Мяики)

    Муса Geлилнеn yлеме турындагы таныклыкныn тeрҗемeсе менe болай:

    № 2970.

    Берлин. Шарлоттенбург 1944 26 август

    Муса Гумеров – Geлил, язучы, мөселман, торган урыны-Берлин. Шарлоттенбург. Хафельштрассе 9, yлде 1944 ел 25 август, 12 с. 18 м.

    Мeрхyмнеn туган елы: 1906, 2 февраль. Мостафа (Оренбург)

    Загс таныклыгйы номеры – атасы – Гумеров – Geлил-Рeхинe , кыз фамилиясе Сeйфуллина, башка мeглyмeтлeр юк.

    Мeрхyмнеn хатыны Гумерова -Geлил -Әминe кыз фамилиясе Сайфуллина

    Кенeгeнеn төп нeсхeсе белeн дөреслеге расланды. Берлин Шарлоттенбург 1944 елныn 26 августы Загс Әшгесе хезмeтлeрен башкаручы:Глюк.

    Үлyнеn сeбeбе: башы киселде. (Бу таныклык буенча Муса Geлил eсирлектe чакта yзен Мусса Гумеров диеп йөретe, соnыnнан аныn атаклы шагыйрь икeнен белгeч тe Гумеров фамилиясе аnа тагылып кала. Ә инде eнисенеn фамилиясенe килгeндe аныn кыз чактагы фамилиясе Сeйфуллина тyгел, Сeйфетдинова. Палачлар ашыканнар heм таныклыкны да җeзалаганнаn соn икенче көнне генe тутыралар.

    Рениеро Ланфрендини (yлемгe хөкем ителгeн итальянеn исeн калал).Һeм Шпандау төрмeсенеn рухание Георги Юрытко татарларныn yлемне куркусыз каршы алулары турында менe мондый мeглyмeтлeр бирe ( кара : Мустафин Р. Geлилчелeр. Стр. 154-160)
    Категория: Мои файлы | Добавил: детбибл
    Просмотров: 1830 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]