Пятница, 29.03.2024, 09:54

Миякинская детская модельная библиотека

    

Меню сайта
Программы
Виртуальная служба
Краеведение
Мир детства лучший
Мамочкам и папам
О защите детей
Категории раздела
Мои файлы [21]
Наш баннер
Центр
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 31
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Wi-fi -зона
Внимание конкурс!
Конкурс
Наши книголюбы
ПРОкультура Анонс
Герои-ЗЕМЛЯКИ
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Главная » Файлы » Мои файлы

    Улемсез аның исеме, мәңгелек аның даны !
    28.03.2016, 09:17

    Улемсез аның исеме,

    Мәңгелек аның даны !

        

    Батырлык дәресе 

    Бурычлар :

    1. Татар мәдәнияте белән таныштыру

    2.  Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм  иҗаты белән танышу.

    3. Сәнгатьле уку

     

    Максат :

    1. Балаларда илгэ , халкына карата горурлык рухында тэрбияләү.

    2. Шагыйрьнең иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

     

    Балалар белән алдан эшләнгән эшләр:

    Муса Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру;

    шигырьләрен өйрәнү;

    Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырларны тыңлау , өйрәнү;

     

    Җиһазлар:

    Муса Җәлилнең портреты.

    Китаплар  күргәзмәсе .

    Плакат.

    Муса Җәлилнең иҗатына, тормышына багышланган призентация, слайд шоу.

    Безнең  бүгенге очрашуыбызның темасы:

     

    «Улемсез анын исеме,

    Мэнгелек анын даны».  

     

    Сезнең алдыгызда барыгызга да таныш портрет:

    бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең портреты .

        Муса Җәлил… Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Герой  шагыйрь,

    көрәшче. Бөек Ватан сугышы герое.     

             Муса Җәлил исеме дөньяда яшәүче һәр халыкка билгеле.

     Аның исеме белән урамнар, шәһәрләр аталган.

    Казан шәһәренең Кремле янында тау башында Муса Җәлилгә

    һәйкәл бар .

    Бу исем батырлык һәм каһарманлык , ватанга тугрылык

     символына әйләнгән. Бөтен дөняда бу исемне ихтирам белә искә

    алалар һәм шагыйрнең  үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр .

    Һәр елның 15 нче февральда Муса Жәлилнен туган көнендә илебездә

    истәлекле чаралар үткәрелә .

    Без буген сезнен белән  татар халкының каһарман шагыйре ,

    Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең  тормыш һәм ижат юлы

     Белән танышырбыз .

    Татар халкының бөек улы, герой -шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә  Оренбург  өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

    Ул алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә . Җиде – сигез яшеннән

    Муса шигерләр яза башлый .

    1919  елда «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга.

    Туган ягы Оренбург даласының матур табигатьле Мостафа

     авылында Муса  карт әнисе Гыйльми әкиятләрен тыңлап,

     бик зирэк , белемгэ ынтылышлы бала  булып үсә .

    Укуын Муса  «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) бик күп  матур әдәбият әсәрләрен яратып укый. 

    1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

    1927-1931  елларда ул I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала.

    1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

    М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» исемле оештыруда актив катнаша һәм  шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли.

    1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач,

     М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар.

    1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә,

    җыр һәм романслар ,үзенең атаклы операларын иҗат итә , шигырьләре, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр .

             Бу елларда Муса Җәлил  шигырләр , поэмалар , җырлар һәм

     романслар иҗат итә .

     1941 елда Муса Җәлил фронтка китә. Фронтта ул“Отвага” газетасының хәрби  корреспондент булып хезмәт итә . Аның Волхов фронтыннан җибәрелгән “Күпер” ,” Яз” ,”Җиңү” шигырләре “ Кызыл Татарсан” газетасында 1942 елның апрелҗ , май айларында басылып чыга .

     1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланып , һушсыз хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгында 791 көнлек аяусыз көрш дәвере башлана.

    Дәһшәтле елларда әсирлектә , гомере кыл өстендә булган хәлдә дә Муса Җәлил иҗатын дәвам итә.      

    М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

    Фашистлар1944 елның февраль аенда Мусаны һәм аның иптәшләрен фашист Германиясенә каршы политик көрәш алып барган өчен . аның кораллы көчләрен  таркатуда актив эш алып барулары өчен  үлемгә хөкем итәләр.      

    Әкияттәге серле йомгак булып ,

    Җырым калды сүтелеп юлымда ,

    Сез табарсыз килеп шушы эздән ,

    Мине шушы йөрәк  җырымда –

    Бу юллар 1943 елда Берлинның Моабит төрмәсендә язылганнар .

              Әсирлектә , тоткынлыкта газап чиккән , палач балтасы астында иҗат иткән шагыйр явызлыкка , коллыкка каршы тормышны раслап, киләчәкнең яктылыгын күреп , ышаныч белән яши   . 

    Төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп ясаган һәм гарәп хәрефләре белән язылган дәфтәрләр куллардан кулларга күчеп , утлар-сулар кичеп илебезгә кайта . Илгә Җәлилнең Моабиттан барысы 93 шигыре һәм ике парчасы кайта

    Беренче дәфтәрне Казанга 1946 елда Нигмәт Терегулов алып кайта.

    Бу дәфтәрдә шагыйрнең васыяте һәм 12 кешенең исемлеге була.

    Бер елдан соң Белгиядәге илчелеккә Белгиядә яшәүче , Җәлил белән бер камерада утырган Андре Тиммерманс икенче дәфтәрне тапшыра .

    Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәләре” татар әдәбиятының горурлыгы һәм даны булып санала . Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

    1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы

     Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре»  Ленин премиясенә лаек булды.

    Үзенең, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил фашистларның ерткычлыгын күрсәтә ,  якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра:

    “Җырларым”

    “Кичер мине , илем”

    “Төрмәдә төш”

    “Чәчәкләр”

    “Кызыл ромашкалар”

    “Бер үгет”

    “Вәхшәт”

     Шуның белән дәресебезне тәмамлыйбыз, бик зур рәхмәт, сау булыгыз!

    Категория: Мои файлы | Добавил: библ
    Просмотров: 505 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]